Француз язучысы Даниэль Пеннакның «Собака Пёс» китабы буенча фикер алышу (12+)

18 мартта, Балалар китабы атналыгы кысаларында, 16 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен француз язучысы Даниэль Пеннакның «Собака Пёс» китабы буенча фикер алышу уздырды. 

IMG-20210318-WA0066
IMG-20210318-WA0049
IMG-20210318-WA0023

«Собака Пёс» – күңелле әсәр, әмма шул ук вакытта моңсу да… Китапның төп герое – катлаулы язмышлы эт. Бу китап яхшылык һәм явызлык, кайгыртучанлык һәм битарафлык, кеше һәм эт арасында мәхәббәт турында.
Эт – кешенең дусты дигәнгә без инде күнеккән. Ә менә кеше – этнең дусты микән? Яшь китап сөючеләр шул турыда уйланды. Шулай ук дусларга хыянәт итәргә ярыймы? Хыянәттән төшенкелеккә бирелергә һәм хәтта үләргә мөмкинме? Хуҗа һәм дус арасында нинди аерма?
Балалар билгеләп үткәнчә, хайваннар тормышы һәм язмышы башкаларныкы кебек үк мөһим һәм үзеңнең дүрт аяклы дустыңны беркайчан да ташларга ярамый.  
Чара азагында укучылар хуҗасыз хайваннарга ничек ярдәм итә алулары турында фикер алышты һәм хайваннар белән кеше арасындагы дуслык турында башка китапларны искә төшерделәр.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: